Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ишетәсеңме...

...Бик сагынам безне таныштырган, сөйми калган апрель иртәсен…

Ишетәсеңме... җирдә апрель ае...
хатирәләр белән уралган.
Безнең сөю күптән «онытылган» –
күңел түрләрендә «югалган».
Ничә язсам шушы шигырьләрем,
хәлләреңне килә беләсем!
Мин интегәм хәзер, ача алмыйм
бикле күңелеңнең келәсен.
Нихәл диеп сорыйм танышлардан,
саулык микән бүген аңарда?
Кавышалмый калган мизгелләрне
тырышамы икән аңларга?
Ә мин менә аңлый алмыйм һаман...
Аңлый алмый йөрәк... нишләсен...
Аңа бәхет, нигъмәт сорар өчен
көтеп алдым Кадер кичәсен...
...Бик сагынам безне таныштырган,
сөйми калган апрель иртәсен…

 

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев