Ишек яңагына сызып куйдым
Чыгып китәрсең бер яңагында, шул сызыклар калган ишектән…
Ишек яңагына сызып куйдым –
әнә тагын күпме үскәнсең!
Буең белән бергә бәхетең дә,
тәүфыйгың да тигез өстәлсен.
Буй үстерү берни түгел әле –
уй үстерү кирәк ир-атка.
Эш-гамәлең калсын бүгенгедә,
ниятләрең китсен еракка!
Киңәш сорап килер чакларың да
җиткән инде, балам, кай ара?!
Бу дөньяны таныйм, белим, дисәң,
күңел күзе кирәк карарга.
Бу тормыш ул бик еш усал булыр –
күзләренә туры каратыр.
Син дөньяны ничек итеп сөйсәң,
ул да сине шулай яратыр.
Әй син, балам, үзең кайчан гына
ята идең әле бишектә?
Чыгып китәрсең бер яңагында,
шул сызыклар калган ишектән…
«КУ» 10, 2026
Фото: Алинә Хәбибуллина
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев