Логотип Казан Утлары
Шигърият

Иртә йә соң барыбер китәсе

«Дөнья матур» диеп мин әйтмәдем, Ә Такташка шулай тоелган. Ап-ак карлар утлы күмер кебек Бизәк ясап җанга уелган.

Бу тормышны тукта сөюеңнән,
Иртә йә соң аннан китәсе.
Һәм кем белгән салкын кыш аеның
Ни китерер әле иртәсе.
«Дөнья матур» диеп мин әйтмәдем,
Ә Такташка шулай тоелган.
Ап-ак карлар утлы күмер кебек
Бизәк ясап җанга уелган.
Һәм кайдадыр тәндә, бик тирәндә,
Без үзебез яшибез кебек.
Әнкәй (о)заткан кышкы карлы юлдан,
Без йөрибез бары җил кебек.
Әнкәй, әнкәй! Без кар кебек салкын,
Кимсетергә әзер киемсезне.
Мин үзем дә шундыйрак бер ятим,
Утка атыр идем үзебезне.
Утка атыр идем бу тормышны,
Тизрәк туса әгәр иртәсе.
Сөткә канны бутап язып куйдым:
«Иртә йә соң барыбер китәсе».

 

«КУ» 11, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия "Такташ FEST"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Булат, син бит нидер бутыйсың.....“Иртә йә соң бар(ы)бер китәсе”, дип, барыбызны утка атмакчы...үзеңдәге булган бар гөнаһны, безнең өскә, ахры, якмакчы?!.....Такташ кебек, “Дөнья матур!” дибез, ашыкмыйбыз әле китәргә.Булат, инде утка сикермәсәң, туры килер шактый көтәргә....... Башкаларга ничек яшәргә, дип тузга язмаганны тукыйсың.Үзеңнеке түгел, бер шигем юк, кемнәр канын, сөтен бутыйсың?.....Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)