Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җирне тырный туарылган аргамагым

Кысаларга кире кайтыр, димә, Бер татыса күңел ирек көчен.

Җирне тырный туарылган аргамагым.
Хөр күңелгә киртә буламыни?!
Ирек даулап, өзә тезгеннәрен.
Богау гына җанны тыямыни?!
Киң даланы иңли, башын чөеп,
Ефәк ялын иркә җилләр тарый,
Май һавасы тула үпкәләргә,
Нурлар чәчеп, язгы кояш карый.
Шат уйнаклап оча азат тулпар,
Чикләүләр юк җирдә аның өчен.
Кысаларга кире кайтыр, димә,
Бер татыса күңел ирек көчен.

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ?????

    • аватар Без имени

      0

      0

      Афарин, Лениза!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Умница

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ленизаны куптэн белэм, мэктэп елларыннан башлап жигырьлэр яза, яшь буын очен бик зур булэк ул!!!