Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ирләр

«Юньсезем», дип сагынырга да ир-ат кирәк.

Сездән башка нишләр идек бу дөньяда? –

Янмас идек, көймәс идек, сөймәс идек.

Яшәүнең һич яме юк бит, сез булмагач,

Сездән башка утка-суга кермәс идек.

Янган утка керә, диләр, хатын-кызны...

Ут ягучы, дөрләтүче сез бит аны.

Чапкан атны туктатучы хатын-кыз ди,

Чабучы ат сез түгелме, ир затлары?

Хатын-кызны чәчәк-гөлгә, назга күмеп,

Алиһәм дип иркәләүче – ир-ат булыр.

Сагыш-хәсрәт, күз яшенә күмүче дә,

«Убырлы», дип сүгүче дә ир-ат булыр.

Сер бирмичә йөргән була хатын-кызлар,

Күңелләрен аңлый белер йөрәк кирәк.

Иңнәренә башны куеп сыенырга,

«Юньсезем», дип сагынырга да ир-ат кирәк.

 

"КУ" 09, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев