Логотип Казан Утлары
Шигърият

Иркәләнеп кенә

Беркем сизмәс... Иркәләнеп кенә Якты дөньялардан китәрмен.

Иркәләнеп кенә туганмын мин...

Иркәләнеп кенә яшәдем.

Иркәләнеп кенә яшьнәдем мин...

Иркәләнеп кенә яшәрдем.

Сизмәгәнмен...

Иркәләнеп кенә

Тормыш юлымны да үткәнмен.

Беркем сизмәс...

Иркәләнеп кенә

Якты дөньялардан китәрмен.

 

"КУ" 06, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев