Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җиргә нигә килгәнемне белдем

Җиргә нигә килгәнемне белдем – Күзләреңә бары бер бактым. Сөю – эзләп килгән, сине эзләп,– Яшәү серен ачтым, – Яраттым.

Җиргә нигә килгәнемне белдем –
Күзләреңә бары бер бактым.
Сөю – эзләп килгән, сине эзләп,–
Яшәү серен ачтым, – Яраттым.


Бер дә юкка яшәү түгел җирдә, –
Мең газабын кичим – үкенмәм,
Җирне җылытырлык сөю калыр
Күзләреңә баккан ул көннән.
«Казан утлары». 1994 ел, 6нчы сан.

"КУ", 05, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев