Ирек сүрәсе

Канат кагып, ачык тәрәзәдән

Саташыпмы, кошчык бүлмәмә

Очып керде… Зинһар, уйларым да

Чыгар юлын аның бүлдәмә!

Алдына су куйдым. Кагылмады.

Күрмәде дә икмәк валчыгын.

...Тәрәз төбендәге гөлләр койды

Кош күз яшен, әллә... таң чыгын?

Икебезнең йөрәк кушылдымы?

Чәбәләнеп какты йөрәгем.

Әнә... әнә янәшәдә генә

Шаулый-шаулый дәшә тирәгең!

 

Тавышымны нигә ишетмисең

Зәңгәр ачыклыкка өндәгән?

...Канатлы да килеш, чикләнгәнлек

Биләмәсен кем соң өнәгән?

 

Сайрамыйсың... бары кычкырасың

Котың очып, ачыргаланып.

...Әйтерсең лә, соңгы өметең дә

Мәхбүслеккә дучар, таланып...

Кояш балкый күктә алланып.

 

Һәм... ниһаять… аһ! Көтелгән мизгел –

Тышка чыктың уктай атылып!

Киерелде җилкән-канатларың

Киңлекләргә таба тартылып.

 

Синең арттан карап, кабатладым

Бертуктаусыз ирек сүрәсен.

...Кешедә дә иң-иң үзәк тамыр

Бәйсезлеген даулый... күрәсең...

 

"КУ" 02, 2020

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: