Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җир әйләнә, адәмнәр дә башка хәзер...

Бер сорауга туксан тугыз җавап әзер.

Җир әйләнә, адәмнәр дә башка хәзер.

Бер сорауга туксан тугыз җавап әзер.

Үзгәрүчән бу тормышта иң кыены:

Җуймый юлың, югалтмаска үз уеңны.

Тайпылмыйча, максатыңа бару кирәк.

Син белгәннән офык чите күпкә киңрәк.

Ит иҗтиһат, табылыр бер тормыш җае.

Төннең дә бит юк кояшы, тик бар ае.

Тауга мендем дип кычкырма, син шуны бел:

Күпме генә эзләсәң дә, хакыйкать бер.

Без беркемнән артык түгел һәм түгел ким.

Син дә патша түгел монда, мин дә хаким.
 

 

"КУ" 09, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч шигырь!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик тирән мәгънәле,уйга сала торган шигыръ язгансың ,үзең яшь кенә булсаңда

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эчтәлекле, мәгнәле шигырь, рәхмәт.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Яшь булуыңа карамастан шундый тирән мәгнәле ,уйландырырлык итеп язгансың.Алдада иҗатыңда зур уңышлар!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Комментарийлар китми нигә икән