Логотип Казан Утлары
Шигърият

Йөрәгем мәркәзе

Йөрәгемнең асыл мәркәзе син, Бар җиһанга нурың сибелгән.

Меңәрләгән йолдыз балкышыннан
Чиккән сиңа кемдер хәситә.
Синдә һәркем үзен иркен тоя,
Газиз балаң кебек хис итә.
Җилләрең дә әни шәле сыман
Йомшак кына иңгә кагыла.
Урамнарың буйлап үткән чакта
Менәм күкнең җиде катына.
Күкрәк тутырып сулыш алам синдә
Һәм яшәүнең тоям бар тәмен.
Йөрәгемә тулган сөю хисен
Шушы җырым аша әйтәмен.
Кыя-таулар горурлыгы синдә,
Диңгезләрнең дәрте-дәрманы,
Киләчәкнең өмет-ышанычы,
Үткәннәрнең гүзәл дәвамы.
Юк, яшермим, мине дәшә һаман
Яңа илләр, яңа калалар.
Бар тарафта газиз Казансуның
Дулкыннары җанга кагалар.
Мин сагынып кайтам сине, Казан!
Һәр сукмагың җанга чигелгән.
Йөрәгемнең асыл мәркәзе син,
Бар җиһанга нурың сибелгән.

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Алинә Хәбибуллина

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев