Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җиңгәннән соң алтмыш биш ел үтү уңаеннан

...Европада – татар каберләре! Иңгә-иңне куйган рәвештә Кулына Коръән тотып, һәр каенда Тәкбир әйтеп утыра фәрештә…

Башкортстанның Туймазы төбәгендәге
Камыштау авылыннан сугышның беренче
көннәреннән үк яуга китеп, хәбәрсез югалган
өч бертуган Хөснелмәгариф1, Тәнзилмәгариф2,
Инсафетдин3 Сәяхиләр истәлегенә.

Йәнәсәйдән Әдрән диңгезгәчә,
Гүя чикмән аелларына,
Ап-ак фәрештәләр кунаклаган
Юл буйлары каеннарына.
Җиңеп җиңелгәннәр! Бәлки сезне
Башкалар башкача атарлар.
Каберләрдән томан куам.
Атыйм: Татарлар!
Европада җырлап яталар...
Европада – татар каберләре!
Иңгә-иңне куйган рәвештә
Баш очларындагы каеннарда
Тәкбир әйтеп утыра фәрештә…

Бәдбәхетнең канлы тәхете өчен,
Үзе тездән канда торса да,
Маршал Жуковларга җиңәр өчен
Юл ачтылар Кормаш, Мусалар!..
Фашист инде Мәскәүгә җиткәндә,
Дүрт ай дошманына яу булып,
Брест кальгаләрен бирми торды
Минем каным – Пётр Гаврилов!..
Рейхстагның ыржайган бәпкәсен
Йөрәге белән каплап, аһ итеп,
Җиңү байрагының беренчесен
Элгәч ауды Гази Заһитов!..
Ник «хәбәрсез»?! Билгеле өч туган –
Инсаф, Хөснел, Тәнзелмәгариф
Алтмыш биш ел буе Европадан
Гүр арбасы булып тәгәри!..
Мәгариф – аң. Тик татарда булган
Инсаф, Хөснел, Тәнзилмәгариф
Гүр арбаларында Россиядән
Мәгариф дәгъвалап тәгәри!..
...Европада – татар каберләре!
Иңгә-иңне куйган рәвештә
Кулына Коръән тотып, һәр каенда
Тәкбир әйтеп утыра фәрештә…

1 Хөснелмәгариф. Хөснел – матурлык бакчасы. Мәгариф – аң-белем, ягъни мәгарифнең матурлык бакчасы.
2 Тәнзилмәгариф. Тәнзил, тәнзия – рухи пакьлек, тәртип иясе. Мәгарифтән килгән рухи пакьлек иясе
мәгънәсендә.
3 Инсафетдин (гарәп.) – гаделлек, дөреслек, тугърылык иясе.

 

«КУ» 05, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев