Логотип Казан Утлары
Шигърият

Имән кыйссасы

Биш йөз ел үскән имәннең Биш йөз үзәк боҗрасы, Төрки-татар язмышына Тәңгәл имән кыйссасы...

Биш йөз ел үскән имәннең
Биш йөз үзәк боҗрасы,
Төрки-татар язмышына
Тәңгәл имән кыйссасы...
..Имән шаулый гасырларда,
Имән таза, имән нык,
Кемгә – илһам чыганагы,
Ә кемгәдер... – ягулык.
Үсте имән чикләвектән,
Үсте имән көн дә төн,
Тамырларын сузды-җәйде,
Чамалап җир үзәген.
Җәйде-сузды ботакларын,
Яфрак-яфрак күк йөзе,
Челләсен дә, суыгын да
Татыды имән үзе.
Кош-корт өчен әзер оя,
Ышык – челлә-яңгырда...
Мәңгелек бер күренештәй
Имән шаулады кырда...
...Менә хәзер юан бер төп,
Өстендә чыбык-чабык,
Имәнлеккә дәгъва итеп
Мәш килә яшел халык.

Киселгән имән төбендә
Сарылып үсә гөмбә,
Шул төптә үскән үлән дә
Дәгъва кыла имәнгә.
Имән төбе уртасыннан
Талчыбык җәйгән тамыр,
Мин имән дәвамчысы дип
Чайкала җилдә, бахыр.
Имән төбенә сыенган
Кәҗәсакал, гөлҗимеш –
Үскәчтен имән төбендә
Ул да шул токым, имеш...
Уйланам шуңа карап мин,
Күңел сызлый, тынгысыз,
Без имән дәвамчысымы,
Йә үләнме, тамырсыз?!
...Без төрки-татар халкы дип
Лаф орулар – Каф тавы,
Тел йотыла, мохит чит-ят,
Илем – читләр олтаны.
Безнең кайнау, безнең шау-шу –
Шул самавыр кайнату,
Имән төбе тирәсендә
Сандугачлар сайрату.
Кайтырмы бер имән шавы
Күмелеп яшеллеккә?
Имән чикләвеген күзлим,
Бар өмет – чикләвектә!
...Өмет юк түгел шулай да,
Читкәрәк салсаң күзең –
Җирдән чак кына калыккан
Яшь имән үсентесе...

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев