Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җимерек оядагы сыерчык

Шахтёр кебек кара бер сыерчык Өзелепләр сайрый ояда...

Караш төшә бит ул. Ходай биргәч,

Күз карашын кая куясың?

Күрәм, карамада чалышаеп,

Ас-өс килгән сыерчык оясы.

Әмма тормыш бара чалышта да,

Булмагандай үлем дөньяда.

Шахтёр кебек кара бер сыерчык

Өзелепләр сайрый ояда...

Бала чыгара ул. Балаларын

Җимерек йортта күреп алтынга.

Мин охшаттым ана сыерчыкны

Йортсыз калган ятим хатынга...

Гүя ул яулыгын чалыш бәйләп,

Җимерек тупсасына баскан да,

Ләгънәт укый, фронтлардан килгән

Похоронка хатын ачкан да.

Ул бәхетсез, тик яктысыз түгел:

Оясына төшә кояшы.

Кошлар ояламый, кояш якка

Карамаса аның оясы...

 

"КУ" 01, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев