Иман таммас димә

Нинди бизмәннәрдә үлчәдең син

Намусың һәм даның-малыңны?

Үлчәү тәлинкәңнең кайсы басты,

Һәм кайсына суздың кулыңны...

 

Сиңа вөҗдан сукыр бер тиенме,

Байлык-маяң – килер көнеңә?

Ата малы – бала даны, диеп,

Хөкем чыгардыңмы денеңә?

 

Катыйль булдың, татар, үз-үзеңә,

Күндәм тезләндең бит тезеңә!

Еллар аша ничек багарсың син

Телсез «әпә»ләрең күзенә?

 

Гафу итми тарих сатлыкларны,

Чияләнеп төен төйнәлә.

Җиде түгел – җитмеш буынында

Кара сакал булып сөйрәлә.

 

Хет бер тамчы иман таммас димә,

Татарлыгың кысып учласаң...

Син халкыңны санга сукмадың, ди,

Әл-Халиктан1 курык ичмасам.

 

Әл-Халик – Аллаһның 99 исеменең берсе, бу дөньяны бар итүче дигәнне аңлата.

 

"КУ" 8, 2019

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: