Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җилле көндә диңгез буен иңлим...

...Илдә калган, өйдә калганнарны Башка төрле язмышларга көнлим.

Җилле көндә диңгез буен иңлим...
Бармак арасыннан комнар илим.
Бу шәһәргә җәен килеп, көзен
Кайтып китми калган әллә бер мин?..
Ташлар ята – җансыз, хиссез, төссез...
Ә мин җанлы! Мин яшәргә телим!..
Уйлар уйлап, өметләрем төзеп,
Җилле көндә диңгез буен иңлим.
...Илдә калган, өйдә калганнарны
Башка төрле язмышларга көнлим.

 

 

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев