Җилкән

Җилкәннәрне ефәк җил күтәрде,
Тын ярларны инде калдырам...
Авыр миңа, гүя гомерлеккә
Ай, кояштан бүген аерылам.
Тиргәмәгез мине, сөйгән дуслар.
Тиргәмәгез – ерак киткәнгә.
Сезгә, бәлки, утрау күбрәк ошый,
Диңгез кирәк ләкин – җилкәнгә.
Җилкәннәрне тагын җил күтәрде.
Җилгә – җиңел... ә соң күңелгә?!
Бик еракта инде тын яр булып,
Малай чагым минем күмелә.
Диңгезләргә илтә тагын юлым,
Мин күрмәгән ерак җирләргә.
Ярдан һаман ерагайган саен
Җиңелрәк икән җилкәнгә!
«Казан утлары». 1961 ел, 1нче сан.
"КУ" 05, 2022
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз