Логотип Казан Утлары
Шигърият

Илһам корабы

Тулган айга багам, каләм алам. Бу көнгә дә, димәк, салам тамга.

Ахшам үткән күптән. Уникедән

Төн янтайган яңа таңга таба.

Тулган айга багам, каләм алам.

Бу көнгә дә, димәк, салам тамга.

Төн – авышкан кораб.

Таңга карап Хозурлана.

Мин – өлеше, имеш.

Аның белән бергә җан терелтәм,

Күккә ашам, тәнем җирдә килеш.

Йолдызларны күзлим, сүзләр эзлим.

Алар – илһамият чыганагым:

Җәеп тамырларын яфрак ярыр,

Куак-куак уйлар шытар тагын;

Үрчер ботаклары, уйга сарып.

Төн җегәре ярсыр минем канда.

Җанда сүзләр җәйрәр. Ә мин шигъри

Явым булып түгелермен таңга.

Шәфәкъ бездән тиздән әҗер сорар –

Бу бит аның чиксез биләмәсе.

Фәсәхәтле төндә минем көн дә

Шул ук юлдан килә әйләнәсе.

Таң әҗере әзер – яңа шигырь.

Җимеш биргән илһам үсентесе.

Яңа туган көнгә кереп барыш.

Шәфәкъ яна, алсу дөньям төсле.

Җан ялганыр төнгә. Иртәгә дә

Корабыма кайтам әле кабат.

Янә каләм алам, илһам табам

Йолдыз тулы айлы күккә карап.

 

Оксана  Ильюп 

 

"КУ" 01, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев