Шигърият
Илһам чакырам, алга ак кәгазь җәеп...
Сиңа бәйле бүген Гаташ догасы, Пакьләнгән рух көтә: вәхи килә, дип!
Илһам чакырам, алга ак кәгазь җәеп:
Каләмем намазга басса, ни гаеп?
«Лә илаһы иллаАлла…» шигырьдә бит
Күп гүзәлгә оедым, алиһә, дип.
Сиңа бәйле бүген Гаташ догасы,
Пакьләнгән рух көтә: вәхи килә, дип!
Тукай тапкан Коръәндә яры исемен,
Мин дә эзлим «Сүрәи Фәләнә…» дип!
Шактый тоттык, каләм, хистә ураза,
Яз! Булсын шигырьле табын. Бу – Гает!
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Юл, намазлык түгел...“Илһам чакырам, алга ак кәгазь җәеп: Каләмем намазга баса, ни гаеп? (“Сиксән яшьтән соң : “Сөюнамә” Рәдиф Гаташ) ..... Илһам килсә, каләм язар, килмәсә- юк! Шигырь туа- күктән иңсә, иңмәсә-юк! ......Каләмнең юк динле- денсез хәләте дә, Намазы да, азаны да, камәте дә... ....Аның һәм юк уразасы, юк гаете... Йөргән юлы- ак кәгазьнең юка бите. .... Юл, намазлык түгел- шигырь соңгылыгы, газап арты җанның рәхәт тыңгылыгы. .... Кабул булыр иде намаз нияте дә- намаз диеп басса каләм иясе дә. Сәйлән
0
0