Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җилдерде ул дала атларында...

Үз-үзеннән яманрак татар, Дошман барда җирдә, үч барда. Чакырылмаган кунак – дошманнарга. Көтеп алган кунак – дусларга…

Чакырылмаган кунак –

татардан да яманрак.

Мәкаль

Җилдерде ул дала атларында,

Гөслә чиртеп аю биетте.

Көрәш белән биеклекләр алды –

Заманына лаек биеклек.

Дастаннары аның урда кебек

Җан яулаган… Алга күченгән.

Чакырылмаган кунак булып үткән,

Үткән татар дошман өстеннән.

Чакырылмаган кунак булып кергән

Зимнийларга, Перекопларга;

Чакырылмаган кунак булып кергән

Паулюс качып яткан йортларга;

Чакырылмаган кунак булып кергән,

Яман кунак булып – Берлинга.

Чакырылмаса да, утырган ул

Өстәл артындагы урынга.

Тост күтәргән Газинурлар өчен,

Шул урыннан, Җәлиле өчен,

Тост күтәргән Совет иле өчен –

Күтәргән ул үз иле өчен.

…Тезләнүне белми татар халкы,

Дошманнарын җиргә яткыра –

«Чакырылмаган кунак – татардан да

Яманрак»,– диләр, хактыр да.

Үз-үзеннән яманрак татар,

Дошман барда җирдә, үч барда.

Чакырылмаган кунак – дошманнарга.

Көтеп алган кунак – дусларга…

 

"КУ" 05, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев