Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җил ега аяктан...

Чәч төбемә батырасың бармакларың: «мин беркайчан, мин беркемне болай яратмадым!»

Җил ега аяктан.

Кай яктан китә боз?!

Тыз да быз, выж да выж

җил бәрә. Җилгәрә,

шашынып,

кыш буе асфальтка сибелгән

шакшыны.

Бу – апрель (газабы)

азагы...

Буылып,

авыру тузанын йотамын Казанның.

Азамы яз саен төзәлмәс өянәк:

чыгаммы чиксезлек чигеннән?!

Дөньяга ябышып торамын

җанымның

тик сиңа береккән җиреннән.

(Югыйсә

очармын шикелле кан тарткан тарафка

үзәккә үтәрлек җил белән).

Һава юк. Мин сине сулыймын.

Кисәрдәй шыр исәр җил исә.

Һәм кинәт исертә –

хушбуең йога да бу кичкә.

Чәч төбемә батырасың бармакларың:

«мин беркайчан, мин беркемне

болай яратмадым!»
 

 

"КУ" 11, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев