Логотип Казан Утлары
Шигърият

Икмәк

Гади икән: наз һәм җылы икмәк... Һәм яп-якты иртәләре җирнең... Һәм күкрәктә дөп-дөп типкән йөрәк... Тәрәзләрдән яшәү керә күкрәп.

Вот – Родина, вот – море, вот – наш дом.
Пабло Неруда


Һәм яңгырлы урманнарның тыны
Яңа пешкән икмәк исе белән
Кушыла да, күзләреңдә синең
Мин афәтле дәверләрнең күрәм –
Бер телемгә учын сузып торган,
Бер сыныкка җанын биргән чагын.
Бабамнардан килгән хәтер барын...
Бабамнардан килгән ыру канын...
Киләчәкне – көлдән һәм учактан
Күтәрелеп, елмаюын аның,
Кешеләргә карап, ышаналмый:
«Мин соң ничек...
кайчан исән калдым?..»
Шушы телем җылы икмәк өчен:
«Ризыгың бар, – дияр иде, – бәбкәм,
Бу дөньяда җыеп бетермәгән...» –
Гасыр кадәр гомер кичкән әбкәм.
Мин сүзләрен аның кушып эчәм
Яфрак-яфрак яңгыр суларына...
Һәм, ипигә төреп, җан кайтарам,
Наз кайтарам тере кулларыңа.
Менә – Ватан. Йорт. Һәм гади иртә.
Безгә калган гомер шундый җитә –
Ботарламас өчен язмышларны.
Сипмәс өчен сафсаталар җилгә.
«Бу яшәүнең, – дисең, –
тәме бигрәк
Гади икән: наз һәм җылы икмәк...
Һәм яп-якты иртәләре җирнең...
Һәм күкрәктә дөп-дөп типкән йөрәк...
Тәрәзләрдән яшәү керә күкрәп.

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев