Логотип Казан Утлары
Шигърият

Икәү генә

Гафу итче, тагын соңладым...

Ниһаять, без икәү, икәү генә...

Зарыктырган, көткән тартылу,

Җаным тулы серем, әйтер сүзем,

Эчләремне өткән талпыну.

Мең мәшәкать, мең ваклыкка ярап,

Гафу итче, тагын соңладым.

И сөеклем, уңдыңмы син миннән,

Уңдыңмы син, әллә уңмадың?

Минем куллар синең йөзне назлый,

Кайнар дулкын күчә каныма,

Ә булмышым йолдыз күче булып

Галәмнәргә чаклы агыла.

Таңга чаклы бүген сөйләшербез,

Тансык миңа синең якынлык,

Ни әйтсәм дә, беләм, син түзәрсең,

Алдашырга шуңа хакым юк.

Әйтер сүзем синең аша насыйп,

Ә гарешләр белән юк бәхәс.

Ниһаять, без икәү, икәү генә,

И, сердәшем, тугры Ак кәгазь!

 

"КУ" 4, 2018
Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев