Икеләнүче колагына

Иҗтиһат капкаларын куй син ачып,
Кер, йөрмә кәҗә сукмагыннан
качып!
Менгермә меңгер акылны табынга,
Табынма син һәр дәһригә тагын да!
Сөрмә алга сөрем сарган тәкълитне, –
Акшарлама тумыштан ап-ак битне!
Үз булыр һәрчак үзеңә үз дигәнең.
Корьән вә сөннәт булса баш игәнең.
"КУ" 10, 2020
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз