Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ике язмыш

Ике язмыш: берсе бер дигән, ди, Икенчесе шәүлә берсенең.

Ике язмыш: берсе бер дигән, ди,

Икенчесе шәүлә берсенең.

Бер сум өчен берсе интеккәндә,

Бер сәгатьтә эшли берсе – мең.

Ике язмыш: берсе догада, ди,

Ай батса да, кояш чыкса да.
Икенчесе ил буенча йөри,

Акчаларын төреп чыптага...

Берсе тыныч, берсе «ду» китерә

Кыңгыравын алтын дугада.

Берсе беркөн шаулап китеп бара...

Икенчесе – кала догада... 

 

"КУ" 12, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев