Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ике яклы чынлык

Әмма алар гадел җәза алыр өчен халыкара трибуналга ашыкмый...

Җирдә һаман артып тора кыек юллар,

ишәядер ялгыштырган адым да.

Адәм заты гаеп гамәл кыла икән,

җавап бирер кырыс хөкем алдында.
Байтак илләр бергә-бергә золым иткәч,

әһле дөнья ничек кенә яшь йотмый.

Әмма алар гадел җәза алыр өчен

халыкара трибуналга ашыкмый...
 

 

"КУ" 07, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев