Ике мизгел

Мин бу, аудым үлән арасына –

Ару-талуларым соң чиктә.

Тургай дип юк баш күтәрер хәлем,

Гөжлә, чебен, сикер, чикерткә.

Мәш киләсез, йөгерешәсез өстә,

«Бу кем әле, ни?» – дисез инде.

Егыл гына – җирдә гадәт шундый –

Ябырылырга әзерсез инде.

Очарга дип талпынудан арып,

Арагызга аудым бу җәйдә.

Өсләремдә, йөзләремдә инде

Вакчыл Дөнья, мыжгылда, әйдә...

...Мин бу, чумдым гөлләр арасына –

Дөньям бүген бөтен, түгәрәк.

Тыңлыйм, сайра баш очымда, тургай,

Өстемә кун, зәңгәр күбәләк.

Мин үзем дә канатлы кош бүген.

Җаным үзе зәңгәр күбәләк.

Канатлан син, Җирем! Бәхетемнең

Тантанасын итик бергәләп.

Канатланмый түмгәк – бөҗәкле җир...

Мин – канатлы, очтым югары.

Вакланмадым: бөҗәге-ние белән

Күкрәгемә кыстым Җир шарын.

Нәҗибә Әминева

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: