Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ике азан арасы

Догаларым белән бәйлим ике азан арасын. Килми туктап каласым...

Баш түбәмә басып, күкләр ныклыгым сыный тагын...

Җир белән күк арасында адашып йөргән чагым.

Гомернең тәгәрмәченә өстәлде яңа киртек...

Күңелемнең төннегеннән тулган ай бага үртәп.

Шатлык тулы дөньягызга әйтерсең бер мин сыймыйм.

Үземә үзем үги мин, үземне үзем сөймим.

Шәфәкъ учагында ягам тоташ төннең карасын.

Догаларым белән бәйлим ике азан арасын.

Килми туктап каласым...
 

 

"КУ" 04,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев