Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җиңеп чыгар

– Сез – беткәннәр! – диде миңа берәү, – Сезнең инде юктыр киләчәк!

– Сез – беткәннәр! – диде миңа берәү,

– Сезнең инде юктыр киләчәк!

– Син үзең дә безнең милләттән бит,

синең юлың кая илтәчәк?!.

Мин яшермим, егылган да булды,

абынылды инде мең тапкыр.

Нәкъ шул чакта булсын бердәм халкың –

ярдәм кулын сузар һәм тартыр.

Юк итәргә берәү омтылса да,

баш калкытып, барыбер чыгарбыз!

Еллар, дәверләрне уза алган

корыч кебек үтә чыдам без!

Ә син, беткән, дисең, кискен итеп...

Милләтемнең хәтер коймасын

ут та, су да, җил дә юк италмас!

Югалтмасын гына кыйбласын!
 

 

"КУ" 03, 2022

Фото: архив

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев