Логотип Казан Утлары
Шигърият

Иделләр кичкән идек...

Дәрьядай сагыш җанда... Идел иңләп ага икән, Хәсрәтен кага икән...

Без Иделләр кичкән идек,

Ишкәкләр ишкән идек;

Дулкын-дулкын дәрьяларга

Серләрне чишкән идек.

Мәңге бергә булырбыз дип,

Вәгъдәләр эчкән идек;

Язмыш бавын катлам-катлам

Ныгытып ишкән идек...

Ага Идел таудан-тауга,

Тукталмый таңнан-таңга;

Кага тормыш ярдан-ярга, –

Дәрьядай сагыш җанда...

Идел иңләп ага икән,

Хәсрәтен кага икән...

Гомерең буйлап йөзсәң генә,

Ярың тиң сана икән!

 

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев