Җиде ятлар без бүгеннән

Җиде ятлар без бүгеннән. Һәм бүленгән ике өлеш.
Еллар үткәч... Берәр кайчан... Болай гына... Хәлем белеш...
Юк, кирәкмәс!..Бар да булыр элеккечә – нәкъ бүгенге.
Йөрәк кенә парә-парә ерткаланды. Һәм үленде.
Ә калганы... Гел искечә. Шигырь булып, җан түгелә.
Һәм аларда шул бер юллар: «җиде ятлар без бүгеннән».
"КУ" 07,2021
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз