Логотип Казан Утлары
Шигърият

Язымда кал әле!

Язымда кал әле! Бу мартта! Суыклар бер китәр диген дә...

Язымда кал әле! Бу мартта!
Суыклар бер китәр диген дә...
Йөк түгел, Каф тавы кадәрле
Ярату нибары иңеңдә.
Ул – минем ярату! Зарыгып,
Сагынып көтелгән ашкыну.
Марттагы ташуга алдан да –
Бергәләп булсын бу яз чыгу!
Мәчеләр туй ясый... Ярату
Ташуга кушылып акканда
Бу ярда без шалаш корыйк та,
Пар эзләр үрелсен ак комда...
Ник кирәк шыр дөрес бу яшәү? –
Искәрмә булуга ни җитә!
Тар күлмәк иреккә омтыла:
Төймәләр коела пар җиңдә...
Мин дәшмим. Вакыт тар. Ярда март
Аягын чылата басмада.
Бу – соңгы сөйләшү... Соң сайлау...
Кал монда! Йә башка кайтма да!..

 

«КУ» 03, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев