Логотип Казан Утлары
Шигърият

Язу карасыдай төннәрдә

Миннән акыллырак кешеләр бар, Ә мин үзем кемнән акыллы?

Миннән акыллырак кешеләр бар,

Ә мин үзем кемнән акыллы?

Кара төнне ярып, кара көздә

Сократ үзе гүя чакырды.

Китапларга кемнәр табына соң

Кара шомга чумган заманда?

Язылмыйча калган китапларны

Уйлап йөрим әле һаман да.

Уйлап йөрим юкка чыкканнарын,

Янганнарын дәһшәт эчендә.

Кулъязмалар янмый, дисәләр дә...

Кәгазь бит ул түзә, кичерә.

Таш гасырның таш битләрен ачам,

Тузаннарын коям тузларның.

Ап-ак папируслар эләкмәгән

Каләм ияләрен кызгандым.

Күпме сүзләр калган һаваларда,

Күпме фикер калган эленеп.

Язар өчен кәгазь җитешмәгән,

Каралары калган күмелеп.

Кәгазь дә бар хәзер, кара да бар,

Вакыт кына юкка тоташа,
Ак кар кебек эреп юкка чыга,

Ялган белән чын тормыш аша.

Югалалар җаннар, уралалар

Кара көздә кара төннәргә.

Әлмисактан Сократ тавыш бирә,

Таянырга, диеп, кемнәргә

Язу карасыдай төннәрдә?!
 

 

"КУ" 12, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев