Логотип Казан Утлары
Шигърият

Язны көтә иде күңел. Язны...

Язны көтә иде күңел. Язны... Ни дисәң дә, кыш ул – салкын аклык.

Язны көтә иде күңел. Язны...

Ни дисәң дә, кыш ул – салкын аклык.

Җанны өшетерлек хәлләр Җирдә –

Яз каршында бу языкны ничек аклыйк?

Сыерчыклар әнә кайтып җиткән.

Сары томшык – кошчыклары туар тиздән...

...Ә кайдадыр туган бала үлеп ята,

Кәфен төсе иңә бара алсу йөзгә.

...Ә кайдадыр йортлар җимерелә –

Аш пешереп көтмәс хатын – ирен.

Хатыньмы бу?! Әллә Катыньмы бу?

Ничек аңлатырсың моны, илем?

Элеккечә түгел бу яз. Түгел...

Элеккечә түгел һавалары.

Күкрәк тутырып сулыш алыйм дисәң,

Кереп тула сугыш хафалары.

Тынны буа ялган хакыйкатьләр...

Күкрәк кага ярыммәхбүс ыру...

Умырзая түзми – сыгылып төшкән:

Мылтык көпшәсендә – үлем җыры...

Язны көтә иде күңел. Язны...

Хәятнең ул иң-иң садә чагы.

Хәят үзе хәйран калган көннәр –

Кешеләрдән ни көтәргә тагы? 

"КУ" 03,2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев