Логотип Казан Утлары
Шигърият

Язмыш ефәк булып сыйпамады

Язмыш ефәк булып сыйпамады Ак тәнемне... Үзем генә беләм ничә кабат Үткәнемне

Язмыш ефәк булып сыйпамады
Ак тәнемне...
Үзем генә беләм ничә кабат
Үткәнемне
Күкләр белән мәрхәмәтсез җирнең
Тар арасын.
Ә бит шушы җирдә – күккә күчкәч! –
Бар каласы!..
«Уклар үтмәс калкан» дигән җаным
Яраланды...
Тәмугыңны кичтем. Сиңа, Оҗмах,
Тик бер адым!
...Җир убылды баскан җирдән.
Күкләр – ерагайды.

 

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев