Логотип Казан Утлары
Шигърият

Язгы күңел

...Юк, китмәдем. Монда калдым әле, Бу яз килмәс кебек тоелса да.

Мин бозларга ябышып китәр идем
Ташкын булып аккан суларда...
Л.С.

...Юк, китмәдем. Монда калдым әле,
Бу яз килмәс кебек тоелса да.
Өмет очкыннарын давыл йота –
Күңел исә нәкъ тә бала-чага!..
Сабый күңел белән сабый үлән
Игезәкләр сыман бу язымда.
Киләчәкне уйлап, ут йоту да
Онытылып тора бераз гына.
«Китәм!..» – дисәм, әнә кошлар кайткан!
Яңа җырлар иңә! Ишет кенә!
Күңел күтәрелеп канатлана:
Ашар кебек хәтта гарешкә дә.
Язның һәр мизгеле – җан җәррахы**:
Җайлап кына чүпли ярчыкларны.
Җуелмастай җәрәхәтне җуя
Һәм дәвалый җаны талчыкканны.
Юк, китмәдем. Мин китәсе юллар
Көтәр димен, көтәр чак-чак кына...
Җанда лепелдәшкән күбәләкләр
Җир җиләкле җәйне бик сагына.
P. S.
Ә ташкынның быел коточкычы:
Шашкан ташкын ашый үз ярын да...
Тик гарасат күпме шашынмасын,
Йотылачак соңгы дәрьясында.


** Җәррах (гарәп теленнән кергән алынма сүз) – хирург.

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев