Иҗат
Җыр түгел ул, ләкин гади генә Үз көе бар һәрбер шигырьнең. Яңа уйлар, хисләр ташкыныннан, Айкап-чайкап чыга бәгырьне.
Төрле-төрле иҗек саннарында
Туып тора шигырь юлларым.
Беренче юл ничек башланылса,
Шул ритмда агыла уйларым.
Җыр түгел ул, ләкин гади генә
Үз көе бар һәрбер шигырьнең.
Яңа уйлар, хисләр ташкыныннан,
Айкап-чайкап чыга бәгырьне.
Шаяннары «Әпипә»гә охшаш –
Сындырмакчы дөнья тактасын.
Бии-бии туган юлларыннан
Кайгы-хәсрәтләрне тапмассың.
Моңсулары үзәкләрне өзә,
Аны үзең генә беләсең.
Язылып бетми озак тилмертә ул,
Сагышланып, яшькә күмәсең.
Авыр туа фәлсәфәле юллар,
Тормыш тәҗрибәсен күп сорый.
Кат-кат уйландыра – кабаланып
Бәя бирүләргә сак карый.
Бирелеп хискә, онытып чама чиген,
Хыял диңгезенә чумганда,
Кичекмәстән ярдәм кулын суза,
Көчле дулкын бәргән чагында.
Иҗат шулай кайчак шатландыра,
Кайчак кайгыларга сала ул.
Күңелеңнән саркып чыккан юллар
Җанга сердәш булып кала ул.
Үз-үзеңне аңлау була ул.
«КУ» 11, 2026
Фото: magnific ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев