Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яшем дә бар, яшьлегем дә!

Уем да бар, сүзем дә күп, Ага ул елга кебек.

Яшем дә бар, яшьлегем дә –

Бер казанда икесе.

Чәчләремдә җилләр төсе,

Күзләремдә – ил төсе.

Уем да бар, сүзем дә күп,

Ага ул елга кебек.

Дулкын булып бәрелә дә,

Шигырь дә җыр да кебек.
Узган да күп, узасы да –

Оч-кырые күренми.

Елмайган чакларым байтак,

Бар түзгән чак сүгенми.

Яшем дә бар, яшьлегем дә –

Икесе дә бер очтан.

Күңел түрем бәхет белән

Һәм моң белән тулышкан.
 

 

"КУ" 12,2023

Фото: unspalsh

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев