Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яңгыр гына...

Адәм гомере – төпсез олы дәрья, Коя аңа язмыш елгасы.

Адәм гомере – төпсез олы дәрья,

Коя аңа язмыш елгасы.

Иссә җилләр, уйнак җилләр сыйпап,

Дулкынлана күңел дөньясы –

Гөрли-гөрли килә агасы.

Килсә буран ерак котыплардан,

Тәнне кыйнап, җанны өшетә.
Тотып сала тәмуг утларына,

Читтән карап, нәрсәдер көтә –

Күк яулыйсы канатны өтә.

Бер гомергә – шатлык-кайгысы да,

Һәммәсе дә чагыла йөздә.

Бар кояшы, әрсез болыты да,

Тик шулай да бөгелмим тездән –

Яңгыр гына тамчылый күздән.
 

АЛМАЗ ӘХМӘТГАЛИЕВ

 

"КУ" 11,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев