Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яфсарту

Мин онытмыйм, сез дә онытмагыз – Тел өстендә илләр саташа.

Яфсарталар кайчак танышлар да,
Яфсарталар инде, нишлисең –
Яратканнар белән генә түгел,
Яфсартканнар белән ишле син.
Әчелеге, төчелеге телнең
Килеп җитә җиде ят аша.
Мин онытмыйм, сез дә онытмагыз –
Тел өстендә илләр саташа.
Яфсарталар көнгә яраклашып,
И, сөйлиләр юкны бар итеп.
Фәрештәдәй канат җәймәкчеләр,
Күрсәләр дә җенгә пар итеп.

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев