Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җиңү җыры

Без яшенле давыл кебек Айкап киләбез. Илгә бәхет, шатлык даулап, Утка керәбез.

Без яшенле давыл кебек

Айкап киләбез.

Илгә бәхет, шатлык даулап,

Утка керәбез.

 

Кичәбез киң дәрьяларны,

Урман, тауларны.

Давыл кебек туздырабыз

Дошман яуларын.

 

Без ант иттек, куроклардан

Кулны алмабыз.

Бөтен дошман берләшсә дә,

Җиңми калмабыз.

 

Бу җиңүнең онтылмаслык

Данлы булуын

Иң матур җыр итеп җырлар

Киләчәк буын.

 

 "КУ" 01, 2019

Фото: pixabay.com

Теги: шигырь шигърият шигъри хәтер

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев