Логотип Казан Утлары
Шигърият

И сазым! Өзелсә кылың, кем ялгар?

Аһ, элекке шаулы шигъри табыннар! Сез – үткәндә, җанда тик кайтавазлар.

И сазым! Өзелсә кылың, кем ялгар?
Күптән китте саз көйләр чын осталар!
Туфан, Хәким кебек остазлар юк шул,
Үзен шундый санаган бәгъзеләр бар!
Аһ, элекке шаулы шигъри табыннар!
Сез – үткәндә, җанда тик кайтавазлар.

«Акмулла мәҗлесе кадере беленмәгән», –
Бу – «Асар»да Риза казый язганнар.
«Кани» – Кайда? – дип юксынганнар элек,
«Кани» бүген Илдар, Шәүкәт, Баяннар?
Рәшит, Робертлар, Зөлфәт, Әгъләм, Разил?!
Сездән калып, без соң кая барганнар?!
Гаташ, сазың ихлас бит? Әйтсен дөнья:
Сез – исән, җанын ачарга базганнар!

 

«КУ» 11, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ...Тукай күк үк талант булмаса да,килгән Туфан, Хәким, Такташлар...Аннан Юзи, ,Әгъләм, Әхмәтҗаннар...Әле Зәйдулла бар... Гаташ бар......Тагын килер әле шагыйрь халкы Яулыйм, диеп, Казан каласын. Тукайга тиң шагыйрь бер килер, дип, Казан көтә һаман баласын...Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)

    • аватар Без имени

      0

      0

      Әйе, күптән юк арада Тукай , Такташ,Туфан, Хәким, Зөлфәт,Әгъләм, ә бар- Гаташ,...Зәйдулла бар, Зиннур Мансур, Морат, Мирза...Ходай тагын бирер әле, аллабирса....Остаз булгач, шәкертләр дә булыр әле.Алар белән табыннар да тулыр әле....Элеккечә булса икән тик хәзер дә,шагыйрьләргә булган хөрмәт һәм кадер дә.... Ходай һәрчак илһам биреп йөрсен иде: аларга тиң укучысын бирсен иде....Киләчәккә өмет бирсен барыбызга,һәм дә безнең аксакал остазыбызга......Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)