Логотип Казан Утлары
Шигърият

И хатын-кыз!

Мәхәббәтле гомер биргән өчен Без мәңгегә Сезгә бурычлы!

Бар табыну – Сезгә, хатын-кызлар!

Кыю булабызмы, кырысмы, –

Җиргә туган, ир-ат-булган өчен

Без мәңгегә Сезгә бурычлы!

Сез бирәсез галәм кояшы күк

Яктылыкны безнең җаннарга.

Өйрәтәсез тормыш матурлыгын,

Яшәү гүзәллеген аңларга.

Бәйрәм белән бәйрәм арасында

Гөлләр генә үсми юлларга.

Сикәлтәләр булса, аумас өчен

Сузылабыз Сезнең кулларга.

Ир йөрәге – күккә талпыныр кош,

Хатыннарда йөрәк – янарга!

Җир шарында шатлык, хәсрәт күпме –

Барысы да сыя аңарга.

Без гайрәтле фәкать Сезнең алда.

Гамәлләрнең гадел бизмәне

Хатын-кызлар! Горур, чая ярлар

Сез тормышның уңмас бизәге.

Бар табыну Сезгә – хатын-кызлар!

Кыю булабызмы, кырысмы, –

Мәхәббәтле гомер биргән өчен

Без мәңгегә Сезгә бурычлы!
 

 

"КУ" 03, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев