Логотип Казан Утлары
Шигърият

И Казаным!

И Казаным! Уңышларың күреп, Горурланам синең белән дә мин!

И Казаным! Кичер, кайбер көнне
Синең матурлыгың күрми калам.
Йөгерә-атлый гомерем үтә торган,
Кайнатыплар үстерүче калам!...
И Казаным! Саклый күр син берүк
Авыл бүләк иткән балаларың!
Беркатлылык саркыса да җаннан,
Сине яклар көче бар аларның!
И Казаным! Авылымны сагынып
Булгалыйдыр үпкәләткән чагым.
Нигеземә кайтып хәл җыям да
Сиңа килеп алга атлыйм тагын.
И Казаным! Аңлыйм, гомеремнең
Күп өлеше синдә узганын да.
Тик нишлисең, балачагым калган
Авыл урамының тузанында.
И Казаным! Уңышларың күреп,
Горурланам синең белән дә мин!
Туган җирем – яшел бишек булса,
Синдә – милли, затлы биләүдәмен!
И Казаным! Зирәк аксакалым!
Чал тарихлы, нурлы, моңлы калам!
Берни эшли алмыйм, күңелем белән
Мәңге авылныкы булып калам.

 

«КУ» 11, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Күң(е)ле белән- авылныкы, тәне белән- калада... Дисгармония дигән чир ахрысы, бу балада?...Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)