Логотип Казан Утлары
Шигърият

И балачак!

И балачак! Синдә калган инде Чебиләгән ялан тәпиләр. Синдә калган яшел болыннарда Печән чапкан япь-яшь әтиләр.

И балачак! Синдә калган инде

Чебиләгән ялан тәпиләр.

Синдә калган яшел болыннарда

Печән чапкан япь-яшь әтиләр.

Синдә калган, балакларны төйнәп,

Балык сөзеп йөргән инешләр.

Төшләремә кереп сагындыра

Әрәмәңдә җыйган җимешләр.

И балачак! Синдә калган инде

Яшерен яну, яшерен көюләр.

Күңелең төшкән зәңгәр күзле кызның

Тик шәүләсен күреп сөюләр.

Калган, калган, барысы да калган,

Уелып калган синдә, балачак.

Синдә калган барлык хис-тойгылар

Йөрәгемдә мәңге калачак!

"КУ" 10, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев