Хөррият

Без булырга тиеш азат халык, Без булырга тиеш хөр милләт! Тик хөр милләт булып яшәр өчен Кирәк безгә ирек, хөррият! Йөрәкләрдә дүрт гасырлык максат, Күкрәкләрдә безнең бер ният! Халкым сине гомер буе көтте – Өметләрне акла, хөррият! Без хөрлеккә әле өйрәнмәгән, Хөр яшәргә безне дә өйрәт! Сине безгә бүләк итмәделәр, Яулап алдык сине, хөррият! Тибәме соң безнең күкрәкләрдә Хөррияткә лаек хөр йөрәк? – Сине әле якларга да кирәк, Сакларга да кирәк, хөррият! Хөрриятне яулап алган икән, Татар җаны әле хөр, димәк! Татарстан, Казан өсләренә Канатларыңны җәй, хөррият! Оч син, талпын, и азатлык кошы, Үз артыңнан безне дә иярт! Тик Ватанның биек күкләреннән Очып китә күрмә, хөррият! Авторның башка шигырьләрен "Казан Утлары" журналының август саныннан укыгыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: