Логотип Казан Утлары
Шигърият

Халыкка эндәшү

Халкым, сиңа нинди сыйфатлар хас, Турылыкмы, әллә ялганмы?

Халкым, сиңа нинди сыйфатлар хас,

Сабырлыкмы, әллә ярсумы?

Ярсу булсаң – ярсыр вакыт җитте,

Таләп итә һәрбер җан шуны.

Халкым, сиңа нинди сыйфатлар хас,

Түбәнлекме, әллә зурлыкмы?

Зур икәнсең – әйдә, тураеп бас,

Алып ташла иңнән хурлыкны.

Халкым, сиңа нинди сыйфатлар хас,

Турылыкмы, әллә ялганмы?

Туры булсаң – турылыгың белән

Турайтырга кирәк заманны.

Халкым, сиңа нинди сыйфатлар хас,

Мескенлекме, әллә хөрлекме?

Хөр икәнсең – дөнья белән сөйләш

Баштан салмый гына бүрекне.

 

"КУ" 2, 2018
Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев