Логотип Казан Утлары
Шигърият

Халкым мәрҗәне

... Шиһабеддинебез бар иде. Кадер вә кыйммәтен белү аның өчен түгел, безнең өчен горурлык... И.Гаспринский. «Тәрҗеман», 1889.

Кадер киче кемгә хәерхаһлы, Кемгә чалма – милли горурлык? Заманына күрә, бер Мәрҗани Ничә «Мин»гә бүген торырлык! Нахак, гайбәтләрдән сыену тапкан Тәкъвалык һәм гыйлем юлында. Хәкиме дә, гадел хөкеме дә – Коръән-кәрим булган кулында. Һәр адымда аңа сиздергәннәр Үз кардәшен – кардәш сатарын... Милләт мәрҗәненә – Мәрҗанигә Кадер күрсәткәнме татарым? Карун Ибрай1 кебек кара байлар Аермаган яхшы-яманны: Мәдрәсәсен химаядән өзгән, Хур итәм дип Шиһаб имамны, Милләт бизмәнендә үлчәмичә Шәкертләргә салган зыянны. Үз чорының галим вә хадиме (Андый затлар тансык бүген дә), Элгәр тарихыбыз йолдызларын Балкыткан ул дөнья күгендә. Тәкъвалылар таный Мәрҗанидә Курсавиның алмаш-варисын. Рухи иңдәш булып ачкан алар Татарымның яңа тарихын. Милләтемә Ислам нуры иңгән Галәм гөмбәзеннән яңача. (Алга алып беркем сансынмаган Татар исемен әле аңарчы). Чит мәмләкәт, ерак кыйтгаларда Таныткан ул татар дөньясын. Мәчетенең ае нурын җуймас, Нинди җилгә заман куймасын. Хәзрәтебез рухы тора кебек Татар кыйтгасының сагында. Ул утырткан гыйрфан орлыклары Яшәр, яшьнәр милләт багында. Дин галәме... Күге – Ай әләмле, Дәһриләргә2 урын юк анда... Ислам нуры иңмәс яманга. Халкың нинди – хакың шундый, диеп, Әйттерәсе килми һаман да; Мәргәне дә җитә, мәрҗәне дә, Бер Мәрҗани җитми заманга!
1 Казан байларыннан Озын Ибрай буларак танылган Ибраһим Юнысов күз алдында тотыла.
2 Дәһри – динсез, Алласыз.

Сурәт azan-syzran.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев