Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гүзәл җыр

Бер гүзәл җыр туып ята таң нурында Зәңгәр күзле язның назлы сүзләреннән.

Бер гүзәл җыр туып ята таң нурында

Зәңгәр күзле язның назлы сүзләреннән.

Һәр юлында, аяз күктән көлгән кояш

Нурын үбеп, иркәләнә чыклы үлән.

Тамчыларның энҗе кебек җемелдәвен

Исе китеп карап тора аксыл болыт:

«Сихриятне яшем белән бозмам микән,

Күңелләрем кинәт, – диеп, – саксыз тулып».

Гүзәл җырга нур өстенә нурлар сирпеп,

Ап-ак чәчәк ата чия, алмагачлар.

«Ишет, – диеп, – Туган җирем, сөюемне!»

Көйгә салды җырны моңлы сандугачлар.

 

 

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев