Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гыйбрәтле аңлату

Инсаным, яшьлектә эзләнеп, һай, озак керәсең мәнгә син!

Кешенең гомере кыскамы?
Күпсенә күрмәсен күк-фәләк.
Дөньяга килүен тәкъдирләп,
очына бер көнлек күбәләк.
«Иртәгә» сүзенә бәйләмик
ашыгыч кыласы гамәлне.
Бер көнлек күбәләк каршында
уңайсыз, билләһи, кай мәлне.
Инсаным, яшьлектә эзләнеп,
һай, озак керәсең мәнгә син!
Бер көнлек күбәләк тизләтеп
аңлатыр яшәүнең мәгънәсен.

"КУ" 07, 2023

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев