Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гыйбрәт булсын сезгә бу югалту...

Үз дәүләтем мөнбәреннән беркөн Бар дөньяга аваз салырмын.

(Татар теленең хушлашуы)

Яклап-саклап кала алмадыгыз,

Соңгы төнем бүген, мин китәм.

Упкыннармы, чоңгыл-сазлыклармы? –

Алда, белмим, мине ни көтә?!

Ера-ера тыгыз төн карасын,

Мин китәмен, йә, күр, татарым.

Канатларым канлы килеш китәм,

Күкрәгемә кысып аһ-зарым.

Телем тешләп китәм, авызыма

Шыплап тулган, тулган кара кан.

Төкерергә базмыйм, кара кандай

Тиздән туар җиргә яңа таң.

Ә ул инде... минем таңым булмас,

Ятлар хуҗа аңа, ят рухлар.

Ләззәтләнеп чөй-тамгасын сугар,

Сугар аңа карагруһлар...

Ана телен сайлап буламыни,

Сайрап буламыни ят телдә?

Тел карында туа, үз бишеге,

Тел-бишеге кирәк һәр гөлгә.

Бөек идем, боек килеш китәм,

Канлы сөрем баскан күзләрем.

Тылмачларсыз дөнья гизә идем,

Җуелдымы абруй, эзләрем?!

Ихтыярый ихтыярсыз тел мин,

Чит-ят бакчаларның читендә

Килмешәктәй үсәм, үз җиреңдә

Туфрак телән, имеш... читен лә...

И татарым! Нәрсә булды сиңа,

Синме соң ул чүплек өеме?!

Үз телеңне саклап кала алмадың,

Нишләдең син Чыңгыз кавеме?!

Рәнҗеп китәм... Йә, хуш, бөек халкым.

(Чабатаңны, әйдә, эл түргә!)

Күрмисеңме, мин-минлегең белән

Кереп барганыңны тар гүргә.

Күрмисеңме, якыная бара

Инкыйразның канлы офыгы?

Тоймыйсыңмы, тетрәп телгә килә

Шәҗәрәңнең һәрбер яфрагы?

Бабаларың дәшә. Күзләреңә

Тутырып баккан алар, күр әнә.

...Яргаланган канлы иренемдә

Соңгы сүзем, тыным тетрәнә.

Соңгы аһым гөлтли... гомеркәйне

Ай күрдеме, кояш алдымы?

Авызыма су салучы берәр

Татар әле җирдә калдымы?

Кабат кайтыр өчен... китеп торам...

Яна-яна мәхшәр утында.

Мин яшәрмен Аңда, Канда, хәтта

Чәчәк сабагының сутында.

Мин яшәрмен, мин дәшәрмен сезгә,

Җаны барлар мине ишетер.

Күңеленә тутык кунганнарны

Рәнҗешләрем минем өшетер.

Гыйбрәт булсын сезгә бу югалту,

Күрешербез, көтеп алырмын.

Юк, гарасат мәйданыннан түгел,

Үз дәүләтем мөнбәреннән беркөн

Бар дөньяга аваз салырмын.

 

"КУ" 10, 2018

Фото: pixabay

 

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев